Чаңгыда узышу буенча ай башында үткән республика чемпионатында Ютазы районы чаңгычылары көмеш призерлар булды.
Безнең чаңгычылар 5, 10, 15 чакрымлык дистанцияләрдә, спринтта һәм 4х5 һәм 4х10 чакрымнарга эстафета узышларында уңышлы чыгыш ясады. Һәм алар берничә ел дәвамында республикада иң көчлеләр исәбендә. 2015-2016 ел сезонында алар шулай ук икенче урында.