Ютазы көрәшчеләре үзләренең уңышлары белән куандыруны дәвам итәләр

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

Районыбызның көрәшчеләре үзләренең уңышлары белән куандыруны дәвам итәләр. 19-20 нче февраль көннәрендә Октябрьский шәһәрендә 1999-2001 нче елгы яшьүсмерләр арасында Башкортстан Республикасының билбау көрәше буенча Беренчелеге узды. 

Тренер Касимов Рамилда шөгыльләнгән Миннияров Нияз II урынны яулады (60 килограмм авырлык үлчәвендә), Хисматуллин Илвар 77 килограмм авырлыкта шулай ук II урынга лаек булды. 25-27 нче февраль көннәрендә Әлки района Базарлы Матак бистәсендә әлеге яшьүсмерләр шулай ук бик уңышлы чыгыш ясадылар . Монда исә, билбау көрәше буенча, Татарстан Беренчелеге уздырылды. Кызлар арасында 52 килограмм авырлыкта Марченко Эдуарда II урынга, 48 килограмм авырлыкта Файзрахманова Алина III урынга, 60 килограмм авырлыкта Миннияров Нияз II урынга, 77 килограмм авырлыкта Хисматуллин Илвар III урынга чыктылар. Шулай ук Бәйрәкә көрәшчеләре дә уңышлы чыгыш ясаганнар. 52 килограмм авырлыкта Әгълиева Динара III урынга, 45 килограмм авырлыкта Садыков Илдан шулай ук III урынга лаек булдылар.

Каразирек егете Миннияров Нияз үзенең уңышлары белән сөендерүне дәвам итә. Бу көчле, максатчан егетнең спорт өлкәсендә һичшиксез тагы да зур үрләр көтәдер мөгаен. 2 нче март көнне Уфада татар-башкорт көрәше буенча урта белем бирү йортлары арасында уздырылган ярышта да бу егет үзен күрсәтә алган дип исәпләргә була. 60 килограмм авырлыкта чыгыш ясаган якташыбыз II урынга лаек булган. Ә инде 3 март көнне шулай ук Уфада 1999-2000 нче елгы яшьүсмерләр арасында татар-башкорт көрәше буенча әлеге егетебез I урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International