Ютазы игенчеләре югары керемле культуралар үстерәчәк

2016 елның 11 марты, җомга

Район аграрчылары югары керемле культуралар үстерү турында тагын бер кат киңәш-табыш ясады.

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов катнашында узган киңәшмәдә сүз югары керемле культуралардан рапс, көнбагыш, карабодай мәйданын 3400 гектардан да ким итмәү турында барды. Хуҗалыклар төзегән чәчү структурасын анализлаган кунак, бөртеккә кукуруз үстерү бурычын алга сөрде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Зарипов чәчү кампаниясе максатларын барлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International