Кеше гомерен тиккә гена табигать фасыллары белән чагыштырмыйлар. Аның да бит бөреләнгән, чәчәк аткан, таҗын койган мәлләре бар.
Әмма һәр ел фасылының матурлыгы булган кебек, кеше гомеренең дә һәрбер чоры үзгә бер матурлыкка ия. Картлык – шатлык түгел дисәләр дә, битендәге һәр җыерчыгы саен мөлаемлылык, якты нур бөркелеп торган ак яулыклы әбиләрне, ак сакаллы бабайларны күрәсең дә: «Их, шулай матур картаерга насыйп булса иде!» – дип уйлап куясың.
Менә безнең юбилярыбыз да үзенең сиксәненче язын каршы ала. Яссытугай авылында гомер кичерүче Клара апа Шәйхетдинова йортында бүген балалары, онык һәм оныкчыклары, якын туганнары һәм күрше –күләннәр җыелган иде. Күпне кичергән, әмма бүген дә яшәүдән тәм табып, сөенеп, шөкер-ана кылып яшәүче Клара апа өстәлнең нәкъ түрендә иде.