Район җирбагарлары бүген Тукай исемендәге җәмгыять базасына язгы кыр эшләре алдыннан уза торган традицион зур киңәшмәгә җыелды.
Авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, кырчылык тармагы белгечләре, механизаторлар чәчү кампаниясе бурычлары һәм максатлары турында киңәш-табыш итте. Алар каршында үзенең эшлекле киңәшләре белән галим-агроном, ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев чыгыш тоттты. Агроконференциядә катнашучылар Тукай исемендәге җәмгыятьнең язгы кыр эшләренә хәзерлеге белән танышты.