Иске Каразирек авылында яшәүче Мөгаллимә апа бүген дә тормыштан яшь табып яши

2016 елның 18 марты, җомга

Күптән түгел үзенең 90 яшьлек юбилеен Иске Каразирек авылында гомер кичерүче Мөгаллимә апа Рәхмәтуллина билгеләп узды. 

Әлеге уңайдан Мөгаллимә әбине тәбрик итеп Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын район җитәкчеләре һәм район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова тапшырдылар. 
- Хөрмәтле Мөгаллимә Газизулла кызы! Юбилеегыз уңаеннан 
ихлас котлау һәм изге теләкләремне кабул итегез. Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының бик авыр сынауларын намус белән узган батырлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм изге теләкләр! – диелгән әлеге котлау открыткасында. 

Өй түрендә бәхет-шатлыктан балкып утыручы ак яулыклы әбине күргәч, күңелләр сөенеп куйды. Күргән авырлыкларга да карамастан, шат күңелле, мөлаем, йөзеннән тирә якка нур бөркелүче Мөгаллимә апа яхшы хәтере, матур сөйләме белән табын артына җыелучыларны шаккатырды. Ачлык елларында Бәйрәкәтамак авылында туган кыз баланы язмыш төрлечә сыный. Ун балалы гаиләдә туа. Кием-салым юк, ашарга да тамак ялгап алышлы гына. Каразирек авылында җиде классны тәмамлау белән мәҗбүриләп комбайнчылар курсына укырга җибәрәләр юбилярыбызны.

- Укып та бетерә алмадык, кызым, икмәк сугар вакыт җитте. Башта Көрәшбүләктә, аннары ике ел Каразиректә икмәк суктым. Анда күргән авырлыкларны беркемгә дә язмасын. Ярый ярдәмчем яхшы кеше иде. Син кечкенә гәүдәле, сиңа күтәрергә авыр дип, икмәк суккан вакытта ватылган комбайн запчастьләрен үзе күтәреп алып кайтып эретеп-ябыштырып, тагын җиде-сигез километр кире күтәреп алып китә идек. Шулай бервакыт комбайныбызга ут капты, аны да тиз арада ярдәмчем белән сүндердек, - дип ул авыр елларда булган хәтирәләрен яңартты Мөгаллимә апа.

Юбилярыбыз 90 яшен тутырса да, һәрчак хәрәкәттә. Тормыш иптәше белән алты балага гомер бүләк итсәләр дә, авыр еллар булганга күрә кайберләре кечкенә вакытта ук гүр иясе булганнар. Бүген алар өч кызларының бәхетенә куанып, оныкларның уңышларына сөенеп яши бирәләр. Тормыш иптәше белән бер-берсенә ярдәмләшеп, аңлашып яшәгәнгә күрә, бу йортта һәрвакыт тынычлык, мул тормыш хәкимлек итә. Әле Мөгаллимә апа белән тормыш иптәшенең пар канатлар булып яшәүләренә дә быел 70 ел тула икән. Гомер буе бу нигездән кеше өзелмәвендә, килгән һәр кешенең биредә шатланып кунак булуында Мөгаллимә апаның өлеше гаять зур. Һәрвакыт тәмле сүз, якты чырай бу өйдә, - дип үз теләкләрен авыл җирлеге хезмәткәрләре дә тапшырдылар.

Шөкер, тормышлары бөтен, мул. Мөгаллимә апа да шуңа сөенеп туя алмый гомер кичерә. “Күзләрем күргәндә, аякларым йөргәндә балаларым, оныкларым ихтирамын тоеп яшәү ничек рәхәт булуын белсәгез сез”, - дип озатып калдылар безне.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International