Иске Урыссу авылы мәдәният йортында ремонт эшләре күп калмаган

2016 елның 18 марты, җомга

Иске Урыссу авылы мәдәният йортында ишекләрне алмаштырасы һәм буяу эшләре генә башкарасы калган.

Республикада 2012 елдан алып гамәлдә булган авыл клубларына капремонт программасы Иске Урыссу авылы мәдәният учагының берничә айга ишекләрен япты. Авыл җирлеге башлыгы Резеда Мөхәммәтҗанова сүзләренә караганда, бүгенге көнгә аның түбәсе өр-яңадан ябылган, агач тәрәзәләр пластик алмаштырылган, сәхнә, тамаша залы һәм грим салу бүлмәсе идәннәре яңадан җәелгән, соңгысында тартып киертелә торган түшәм дә урнаштырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International