Халыкта «Яхшылык эшлә дә суга ат, халык белмәсә, балык белер”, дигән мәкаль бар. Моның белән мин тулысынча килешеп бетмим.
Яхшылыкка барыбыз да өмет итәбез, тик менә аны кылырга гына атлыгып торучылар күп түгел. Ләкин бу сүзләр безнең Каразирек мәктәбе укучыларына кагылмый: алар игелекле эшләр башкарырга җаен көтеп кенә тора. Районыбыздагы мохтаҗ балаларга матди ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган “Җылы аяклар” һәм “Киң күңелле ютазылы” акцияләрендә һәр укучы үзеннән өлеш кертеп калырга ашыкты. Акциянең беренчесендә зәвык белән бизәкләп оекбашлар, пинеткалар бәйләнгән балалар, күңел җылысын башкалар белән дә бик теләп бүлеште. 2 сыйныф укучылары әниләре ярдәме белән җиде пар оекбаш бәйләде.
“Киң күңелле ютазылы” акциясендә укучылар һәм укытучылар мәктәп әсбаплары, уенчыклар җыюны оештырды. Күмәк көч белән дәфтәр, каләм, ручка, альбом кебек иң кирәк уку-укыту әйберләре тупланды. Отрядларда оештырылган үзара ярышны башлап җибәргән 10 сыйныф укучылары беренчелекне башкаларга бирмәде. Бәйге нәтиҗәләрен шәфкатьлелек секторы әгъзалары башкарды һәм алар шундый нәтиҗәгә килде: изгелек эшләүдән дә рәхәт нәрсә юк. Мохтаҗ булганнарга ярдәм итә алу аеруча күңелләрне сөендерә икән - бу турыда алар сабакташлары белән дә фикер алышты.