Бүген вакансияләр һәм уку урыннары ярминкәсе узачак

2016 елның 18 марты, җомга

Бүген Урыссу бистәсендә вакансияләр һәм уку урыннары ярминкәсе узачак.

Район халык мәшгульлеге үзәге оештырган чарада үзебезнең мәктәп  коллективлары гына катнашып калмый. Ярминкәгә Лениногорск, Баулы һәм Бөгелмә югары һәм урта-һөнәри белем бирүче уку йортлары вәкилләре килде. Чарада Туймазы һәм Октябрьский шәһәрләрендә эшләүче уку биналарының да консультанция пунктлары эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International