Яссытугай авылы терлекчеләре яңача эшли

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

“Уңыш” җәмгыяте бүген базасында терлекчелек тармагы белгечләренең эшлекле киңәшмәсе узды.

Район җитәкчелеге авыл хуҗалыгы формированиеләре алдына фермаларда токымлы, мул сөтле сыерларның үзәген булдыру бурычын куйды. “Уңыш” - әлеге юнәлештә эш башлаган хуҗалыкларның берсе Ә эшне алар контроль савым уздырудан башлаган.

Мул сөтле сыерлардан аерым группа тупланган, әлбәттә, аларның ризыклары да тәмлерәк һәм туклыклырак. Бу сөтлебикәләрдән туган бозаулар да, тамга салынып, аерым тәрбиягә куелган... Район хуҗалыкларыннан җыелган белгечләр менә шушы эшләр куелышын турыдан-туры эш урыннарында өйрәнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International