Акбаш мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары семинары узган

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

Акбаш мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары семинары узган.

Көннең беренче өлешендә рус теле укытучысы Флюрә Закирова үзе укыта торган фәннән, башлангыч сыйныф укытучысы Раушания Инсапова математикадан ачык дәресләр күрсәткән. Сыйныфан тыш чара – “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бел һәм үтә!” эстафетасы да кунаклар күңеленә хуш килгән. Чараны ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре бәяләгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау буенча инспектор Радик Гыйлаҗев сүзләренә караганда, эстафета беренче сыйныф балалары белән оештырылуга карамастан, ул кызыклы һәм үтемле узган. Автоинспекторның үткән елда юл-транспорт вакыйгаларында балалар җәрәхәтләнүе һәм мондый бәхетсезлекне кисәтү турындагы чыгышы да бик урынлы яңгыраган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International