Бердәм системага тоташу мөһим

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Яңа елдан районның алкоголь белән сәүдә итүче барлык кибетләре һәм гомуми туклану предприятиеләре, ваклап сату өчен сыра сатып алучы шәхси эшмәкәрләр алкоголь сатып алу фактын Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системасы аша раслыйлар.

Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге мәгълүматлары буенча, безнең районда алкоголь продукциясен сатучы 58 сәүдә объекты гамәлдә, шуларның 22се – Урыссу бистәсендә, калганнары – авыл торак пунктларында. Бүгенге көндә барлык лицензияле сәүдә нокталары югарыда әйтелгән системага тоташкан, Интернетка тоташу, мәгълүматлар тапшыру белән булган һәм башка проблемалар хәл ителгән.

Әлегә сәүдә объеклары әлеге система буенча алкоголь продукциясен сатып алуда эшли, 1 июльдән исә бистәдә алкогольне ваклап саткан сәүдә оешмалары югарыда әйтелгән системада сатып алынган алкогольне генә түгел, алкогольне сатуның һәр фактын теркәргә тиеш булачак. 2017 елның 1 июленнән мондый бурыч авыл җирлекләрендә сатучы оешмаларга да йөкләнәчәк. Бу контрольдә тотучы органнарга җитештерүчедән кулланучыга кадәр алкоголь үткән юл чылбырын күзәтергә мөмкинлек бирәчәк. Алкоголь әйләнешендә исәп тәртибен бозу оешмалар өчен 150 мең сумнан 200 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләр һәм вазифаи затлар өчен 10 мең сумнан башлап 20 мең сумга кадәр административ штраф салуны күздә тота.

Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системасы мөмкинлек бирә:

- этил спиртын, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне учетка алу тулылыгын һәм ышанычлылыгын тәэмин итәргә, Россия Федерациясе субъектына, җитештерүчегә, төргә, продукциянең исеменә, куәтенә, күләменә, акциз исәпләү дөреслегенә кадәр детальләштерергә;

- акциз исәпләү дөреслеген контрольдә тотып, чит илдән кертелгән спирт һәм алкоголь продукциясе исәбен алып баруны тәэмин итәргә;

- федераль махсус маркаларны һәм акциз маркаларны учетка алуны тәэмин итәргә;

- Россия һәм аның төбәкләре территориясендә этил спирты һәм алкоголь продукциясен җитештерүне үстерү торышына һәм үсеш тенденцияләренә анализ ясарга;

- этил спирты һәм алкоголь продукциясе җитештерүнең һәм аларның әйләнешенең законлылыгын раслый торган аларга теркәлгән документларны тикшерү хисабына контрафакт продукцияне сатуны кыенлаштырырга.

Сүз уңаеннан

Россиядә алкоголь базарын жайга салу хезмәте мәгълүматы буенча, Татарстан, ваклап сатуны бердәм мәгълүмати системага йөз процентка тоташтырган Россия Федерациясенең беренче субъекты булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International