Торак пунктларны санитар чистарту, яшелләндерү һәм төзекләндерү максатларында 1 апрельдән 31 майга кадәр районда санитар-экологик ике айлык игълан ителде.
Ике айлык планнарында – урамнарны һәм йорт яны территорияләрен санитар чистарту, газоннарны әзерләү, агач үсентеләре утырту, урманнарны, урман посадкаларын һәм юл буйларын, сулыкларны һәм чишмәләрне, зират территорияләрен чүп-чардан арындыру, карт агачларны кисү, юллардагы һәм тротуарлардагы чокыр-чакырларны ремонтлау һәм асфальтлау, рөхсәт ителмәгән чүплекләрне юк итү һәм башка эшләр.