"Идеядән уйлап табуга" техник иҗат фестивале

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

25 март көнне Балалар иҗаты үзәгендә "Идеядән уйлап табуга"  дип исемләнгән техник иҗат фестивале узды. Ул балаларның проект, фәнни-гамәли, коструктор һәм уйлап чыгару сәләтләрен тагын да арттыру, үстерү максатыннан чыгып уздырылды. 

Агымдагы елда Балалар иҗаты үзәге катнашучыларның башкаларның да эшләрен күреп, бәя бирсеннән, яшьтәшләре белән аралашсыннар, иҗатның этаплары турында сөйләсеннән һәм үзләренең модельләрен башкаларга да күрсәтә алсыннанр өчен  балалар фестивале уздырырга ният кылды. 

Фестиваль фән, инновация, техника "җене" кагылганнар өчен уздырылса, белемгә омтылу һәм барлык яңалыклардан хәбәрдар булу үзләре өчен. 

Фестиваль "Авыл хуҗалыгы техникасы", "Автотехника", "Уйлап табу", "Балалар уенчыгы", "ЗD модельләштерү", "Агач эшкәртү", "Авиамоделирование", "Робототехника", "Минем кече Туган җирем", "Теккән әйберләр" һәм "Бөек Җиңүнең 71 еллыгына" дип исемләнгән номинацияләр бар иде. Катнашучылар билгеләнгән вакыт аралыгында үзләре сайлаган номинацияне яклап чыгыш ясадылар. 
Оештыручылар барлык катнашучыларга да рәхмәт сүзләре җиткерәләр һәм әлеге фестиваль киләчәктә балаларга һөнәр сайлаганда ярдәм итми калмас дип ышаналар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International