24 нче март көнне Үзәк балалар китапханәсендә Урыссуның 4 санлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булып киткәннәр. "Монда китаплар яши" дип исемләнгән экскурсияне булчак китап укучылар өчен "Балалар китабы атналыгы" кысаларында уздырганнар.
Китапханәдә балаларны якты йөз белән катпханәче Илсөяр Шәрипова каршы алган, ул балаларга китапханәнең нинди бина, анда ни өчен йөргәннәрен, китаплардан куллану тәртибен, әлеге китап йортында нинди кызыклы китаплар яшәвен бәйнә-бәйнә сөйләп биргән. Балалар абонемент һәм уку залының нәрсә икәнен белгәннәр, үз яшьләре өчен кызыклы булган китаплар һәм журналлар белән танышканнар. Аннары балалар кызыклы китаплар һәм журналлар караганнар, аларга бигрәк тә мавыктыргыч һәм төрле төсләргә буялган энциклопедик китаплар, динозаврлар, хайваннар турында сүзлекләр ошаган.
Экскурсия балалар күңеленә хуш килгән. Алар инде хәзер үзләренең тиздән әлеге китапханә укучылары булуларын түземсезлек белән көтәләр.