Ютазы районының агроколлективлары орлык материалларын фитопатологик анализга тапшыра башладылар

2016 елның 29 марты, сишәмбе

“Таң”, “Нәбиуллин”, “Уңыш” хуҗалыклары, кече фермерлардан Рамил Гәрәев, Ринат Фәйзрахманов беренчеләрдән булып чәчү материалын фитопатологик анализга тапшырган.

Бу үсемлекчелек тармагында, югары репродукцияле орлыклар юнәтү белән беррәттән,бүген башкарыла торган мөһим эшләрнең берсе. Орлыкның нинди авыруларга дучар булу дәрәҗәсен ачыкламый торып, авыл хуҗалыгы тауары җитештерүчеләр аны агулау материалын сайлый алмый, дип белдерде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Андрей Борисов.

- Көннәр җылыга авышты. Бүген ашлык складлары ишекләрен ачу һәм орлыкны төягеч аша үткәрү сорала – башкарылырга тиешле чараларның тагын берсе бу. Җылы һава белән җылытылган чәчү материалының шытым бирү сәләте арта, бөртек арасындагы дым кибә. Орлыкны җылы һава белән җылыту шулай ук аның ферментатив системасын мобилизацияләргә дә ярдәм итә, - дип хәбәр итте ул.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International