Җир салымы буенча пенсионерларга бирелә торган ташламалар.

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Җир кодексының  65 маддәсе нигезендә Россия Федерациясе җирләреннән файдалану түләүле. Җирдән файдаланган өчен өчен түләү җир салымы һәм аренда түләве формасында башкарыла.  

Кодексның 15 маддәсенә ярашлы җир салымы җирле салымга кагыла. 

Җир салымы җирле бюджет базасының төп кертеме булып санала.

Әлеге төр салымнан кергән сумма җирле үзидарә алдында торган төп социаль-икътисади мәсьәләләрне чишәргә тотыла.

"Җир салымы" Кодексының 31 бүлеге 387 маддәсенә ярашлы җир салымының кертелүе, аңардан азат ителү Салым Кодексында каралган муниципаль районнарда каралган норматив хокукый актларга ярашлы салына һәм әлеге территория яшәүчеләр тарафыннан түләнергә тиеш.

Салым Кодексына ярашлы, үз җирләренә салым түләүче физик затлар шул вакытта түләргә хокуклы, әгәр дә алар җирдән файдаланса һәм әлеге җир алар хокукында булса. 

Конкрет салым ставкалары җирле муниципалитет тарафыннан билгеләнә. 

Кодексның 395 маддәсендә җир салымын түләүдән азат ителгән гражданнар категориясе күрсәтелгән. Пенсионерлар булып саналучы салым түләүчеләр әлеге исемлектә юк.

Моннан тыш шул ук кодексның 387 маддәсенең 2 пунктында җирле муниципалитет аерым категория гражданнар өчен үзләре дә кайбер ташламалар кертергә мөмкин дип язылган.

Пенсия яшендәгеләргә җир салымы түләгәндә күрсәтелә торган ташламаларны җир кайсы территориядә урашкан, шул  муниципалитет чишә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International