Шушы көннәрдә тормышының туксанынчы язын каршы алган Нәфисә Зарип кызы Закировадан “Озын гомер кичерүнең сере нидә?”, дип сорадым. “Хәрәкәттә!”, – дип җавап бирде чал чәчле юбиляр.
Нәфисә апаның балачагы үз яшьтәшләреннән әлләни аерылып тормый. Шул ук чабаталы балачак, бәхетле яшьлектән мәхрүм иткән Бөек Ватан сугышы, дошман тар-мар иткән халык хуҗалыгын күтәрү еллары... Бөек Ватан сугышы ветераны толы Нәфисә Зарип кызы узган гомер юлын шигырь юлларына сала. Ул иҗат иткән дүрт юллыкларда – газиз балалары язмышы, туган-үскән җиренә сагыш ачысы. Юк, юбиляр язган иҗат җимешләре җыентык битләренә салынмаган, алар 90 яшьлек Нәфисә Закированың күңел битләрендә язылган.