2015 елда муниципаль милекне һәм җир участокларын файдаланудан һәм сатудан район бюджетына табышлар керүе буенча бюджет заданиесе ике тапкырдан да күбрәк дәрәҗәдә арттырылып үтәлгән.
Бу турыда район советы рәисе, район башлыгы Рөстәм Нуриев җитәкчелегендә үткән III чакырылыш Ютазы район советының V утырышында җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Зөлфия Гыйбадуллина хәбәр итте.
- 2015 ел ахырына җир участокларына аренда килешүләренең гомуми күләме 708 берәмлек тәшкил итте: алар буенча арендага 12 568 гектар җир һәм 499 квадрат метр муниципаль милек тапшырылды, - дип билгеләп үтте Гыйбадуллина үзенең докладында. – Арендага тапшырылган җир участоклары мәйданы, узган ел белән чагыштырганда, 1441 гектарга артты. Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы тарафыннан район бюджетына керемнәр вакытында булуын тәэмин итү өчен арендаторлар белән максатка юнәлешле эш алып барыла. Әйтик, отчет елы эчендә 1 миллион 142 мең сум күләмендәге гомуми суммага дәгъва белдерелгән. Судка кадәр тәртиптә 415 мең сумга дәгъвалар канәгатьләндерелгән. Тулаем алганда, муниципаль милекне һәм җир участокларын файдаланудан һәм сатудан тупланган бюджет керемнәре 28 миллион 793 мең сум тәшкил иткән.
Конструктив докладны, шулай ук җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы эшен шәрехләп, Нуриев палатаның САУМИ программа комплексын эшкә уңышлы кертүен ассызыклады, бу муниципаль милектә булган җир участокларын исәпкә алу һәм алар буенча исәп-хисапларны автоматлаштыру мөмкинлеген биргән. Ул шулай ук җирлек башлыклары һәм тиешле хезмәтләр игътибарын җирлекләр территорияләрендә барлык җир эшләрен контрольдә тоту мөһимлегенә игътибар юнәлтте, эш башлау алдыннан алар муниципалитеттан рөхсәт алырга тиеш.
Саннар.
Район җирләренең гомуми мәйданы 76 057 гектар тәшкил итә, шуларның 42 671 гектары – гражданнарның һәм юридик затларның шәхси милкендә. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр 60 822 гектар тәшкил итә, сәнәгать җирләре һәм башка махсус билгеләнештәге җирләр – 1944, урман фонды – 8939 гектар һәм торак пунктлар җирләре – 4352 гектар.
“2015 елның 18 декабреннән булган III чакырылыш Ютазы район советы III утырышының “2016 елга Ютазы муниципаль районы бюджеты турында”гы 15 санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында”гы сорау белән финанс-бюджет палатасы рәисе Альбина Сучкова чыгыш ясады. Аерым алганда, ул район бюджетының табыш өлешенә республика бюджетыннан керемнәр хисабына 5,3 миллион сумга арту ягына үзгәрешләр кертү планлаштырылуын билгеләп үтте. Чыгым өлешен 14,7 миллион сумга арттыру планлаштырыла. Ел башына 9 миллион сум күләмендәге гомуми суммадан 1,2 миллион сумны муниципаль юл фонды буенча чыгымнарны финанслауга юнәлтү планлаштырыла. Сучкова ассызыклавынча, бу акцизлардан керем буенча алынган узган ике елдан калган акчалар, алар максатлы характерга ия һәм билгеләнгән максатларга гына файдаланыла ала. Бюджеттагы кайбер үзгәрешләр башка бүлекләргә дә кагылачак.