Казанда 30-31 март көннәрендә тәрбия өлкәсенең «Ел остазы – 2016» Республика һөнәри осталык бәйгесенең финал этабы узды. Биредә районыбызны 25 еллык әйдаман стажы булган Бәйрәкә урта мәктәбе укытучы-оештыручысы Дәүләтханова Рәмзия Миннебаевна яклады.
Укытучы-оештыручы кем соң ул? Мәктәп укучысы өчен өлкән иптәш тә, бәйрәм-тамашалар оештыручы да, һәм, әлбәттә, укытучы. Тик аларның вазифасы дәреслек “ятлату” түгел, ә һәр баланың шәхси иҗади сәләтен ачу. Алардан башка мәктәп тормышы кызыксыз, бертөрле генә булыр, укуга гына кайтып калыр иде. Элегрәк аларны әйдаман диләр иде, хәзер исә - укытучы-оештыручы. Исеме үзгәрсә дә, эшчәнлек юнәлеше шул ук: мәктәп һәм укудан тыш эшчәнлекне оештыру, илнең лаеклы ул һәм кызларын тәрбияләү.
«Ел остазы – 2016» Республика һөнәри осталык бәйгесендә Татарстан Республикасының 51 районы арасында узган зональ этапта җиңүче 20 остаз катнашты.
Үзеңне тәкъдим итү бәйгесендә Рәмзия Миннебаевна үзенең иҗаты, мәктәпнең балалар оешмасы тормышы һәм эшчәнлеге хакында сөйләде, үзенең эш нигезен тәшкил иткән шәхси программасы белән таныштырды, мастер-класс күрсәтте, педагогик эшчәнлеген тәкъдим итте.
Яраткан укытучыларына таяныч булып, бүгенге көндә Казанның югары уку йортларында белем алучы чыгарылыш укучылары да килгән иде. Рәмзия Миннебаевна укучылары буларак, алар да иҗтимагый эшләрдә актив катнашалар, сәхнәдә чыгыш ясыйлар.
Бәйге нәтиҗәләре буенча, Рәмзия Минебаевна «Ел остазы – 2016» Республика һөнәри осталык бәйгесенең финалисты дипломы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Рәхмәт хаты белән билгеләнде. Бүләкләрне Татарстан Республикасының мәгариф министры, бәйгенең жюри рәисе Энгель Фаттахов тапшырды.