Ютазы механизаторларының чәчүгә хәзерлеген район депутатлары бәяләде

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген район советы депутатлары, җәмәгатьчеләр авыл хуҗалыгы формированиеләрендә техника парады белән танышты.

Ике көн дәвам иткән объезд барышында эре коллективлар белән беррәттән, кече фермер хуҗалыкларының да язгы кыр эшләренә хәзерлеге бәяләнде. Техника, тагылма агрегатлар торышы, чәчү материалы сыйфаты, минераль ашлама тупланышы белән кызыксынган депутатлар “АгроМир” һәм Тукай исемендәге җәмгыятьләрнең тагын бер кат көчле матди-техник базага ия булуына инанды. Район башлыгы Рөстәм Нуриев “Таң” һәм “Уңыш” коллективларында күзәтелгән прогресстан канәгать калуын ассызыклады. Ә менә “Игенче” җәмгыятенә бил каешларын кыса төшәргә киңәш ителде – чәчү кампаниясенә керешергә санаулы көннәр генә калып килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International