Урыссуда икътисади совет узган

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Узган икътисади советта район предприятиеләренең елның беренче дүрт аенда эшенә нәтиҗә ясалды.

Совет эшендә сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләреннән тыш, кече һәм урта бизнес вәкилләре дә катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ренат Вәдигуллин, предприятиеләр җитәкчеләренә, икътисади кризис кичерүләренә кармастан, район бюджеты үтәлеше өчен рәхмәт белдерде. Советта шулай ук вакытында хәл итүне таләп иткән сораулар күтәрелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International