Якын көннәрдә Крым халкына безнең районнан посылка китәчәк.
Күптән түгел генә “Еллар агышы – буыннар язмышы” исеме астында бастырган китабын тәкъдир иткән якташыбыз Рим Хәбиров үзенең шәхси китапханәсеннән 250 данә күләмендә төрле китап һәм журналлардан посылка туплаган. Крым халкына китәчәк әдәби әсәрләр арасында Рим Хәбиров үзе иҗат иткән китап та бар.