Кәрәкәшле авылы җирлеге башлыгы – Давлетгареев Альфред Габделрәшит улы авылдашларын бәйрәм белән тәбрикләде. Шулай ук, район башлыгы урынбасары, депутатыбыз – Төхватуллин Сәгъдатулла Рәхмәтулла улы, авылдашыбыз профессор – Шәрипов Әнвәр Мәгъданур улы барыбызны да бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен белдерделәр. Кәрәкәшле күмәк хуҗалыгы рәисе Зарипов Альберт Ильхам улы кыр батырларын котлап, бүләкләр өләште. Районыбызның “Моңсар” халык, җыр һәм бию ансамбле авылдашларыбызга үзләренең иң матур, дәртле җырларын бүләк иттеләр. Балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә бик теләп уеннарда катнаштылар. Сәхнә янында җыр, бию конкурслары оештырылды. Ә инде, 5 июнь көнне, авылыбызның өч ак атын җигеп, киттек без район Сабантуена. Кыр батырларына буләкләр җыючы яшьләрне җыр-бию белән каршы алдык. “Тройка”быз район буенча 1 урынны яулады.