Район аграрчылары үсемлекчелекне камилләштерү буенча киңәш-табыш корды

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

Район башкарма комитетының утырышлар залына район агросәнәгать комплексы җитәкчеләре, кырчылык тармагы белгечләре һәм фермерлар республика Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитет рәисе Таһир Һадиев белән үсемлекчелекне үстерүгә хас проблемаларны уртага салып сөйләшергә җыйналды. Агроном-галим җирле белгечләр белән тагын бер кат ашлама белән оста эшләү, элгәр культураларны истә тотып, басу әйләнешен фән кушканча формалаштыру, туфракны эшкәртү, механизаторларны укыту кебек сорауларда үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Киңәшмәдә район башлыгы Рөстәм Нуриев, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International