Урыссу мәчетендә Мәүлид бәйрәме узды

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Быел ул декабрьгә туры килә. Пәйгамбәребез (с.г.в.), Аллаһның иң якын илчесе буларак, Ислам дине белән дөньяда һәм ахирәттә мәңгелек сәгадәткә, рәхмәткә ирешү юлын күрсәткән. Шуңа күрә ул (с.г.в.) туган айда мәчет-мәдрәсәләребездә вәгазьләр сөйләнелә, кыямәт көнендә пәйгамбәребез шәфәгатен өмет итеп, салаватлар әйтелә. Күптән түгел Урыссу бистәсендәге “Фәнис” мәдрәсәсендә дә Рәсүл Әкрамны (с.г.в.) искә алу чарасы үткәрелде. Мәдрәсә директоры Марат хәзрәт Мәрданшин пәйгамбәребезнең (с.г.в.) нинди олуг зат булуын бәян иткәннән соң, сүз мәдрәсәдә укучы кызларга бирелде. Алар Коръән сүрәләре укыды, мөнәҗәтләр әйтте, пәйгамбәребез (с.г.в.) турында нәшидләр, шигырьләр башкарды, сәхнәләштерелгән тамашалар күрсәтте. Аннары пәйгамбәребез (с.г.в.) тормыш юлына багышланган викторина үткәрелде. Тамашачылар актив катнашты, балалар да читтә калмады. Чара сый-нигъмәтле чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International