Ютазылылар күңелле итеп Яңа елны каршы алды

2017 елның 2 гыйнвары, дүшәмбе

Менә дүртенче елын инде район халкын дуслаштырган, берләштергән әлеге күркәм очрашу традициягә әйләнеп китте. Ютазылылар Кыш бабай һәм Кар кызы парадын, күрше Башкортстан каласыннан килгән бәйрәм кичен алып баручы һәм утлар белән тамаша күрсәтүчеләр бәйрәмне тагы да ямьләндереп җибәрде. Район халкы күңел ачты, рәхәтләнеп биеде, район мәдәният йорты артистлары белән күңел ачты. Күз явын алып торган иске ел һәм яңа ел символлары, Маймыл һәм Әтәч, әкият геройлары халык белән бергә әйлән-бәйлән әйләнде, аларның күңелен ачты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International