Урыссу бистәсендә яшәүче хезмәт ветераны Зәкия Җангәй кызы Хаҗиева шушы көннәрдә олуг юбилеен билгеләп узды.
Моннан туксан ел элек Акбаш авылында дөнҗяга килгән кызык ишле балалы гаиләдә үсә. Тормышның ачсын һәм төчесен бик күп татыган, Зәкия апаның да, күпчелек яшьтәшләре кебек үк, язмыш елъязмаларына теркәп барган вакыйгалардан сугыш чорына туры килгән ачлы-туклы балачагы онытылмас зур урынны алып тора. Хәләл җефете белән Урыссу бистәсенә күченеп килгәннән соң да инде бик күп сулар аккан...
Илле елга якын иңне-иңгә куеп яшәгән ирен, йөз яшен тутыра язып вафат булган әнисен соңгы юлга озаткан Зәкия Җерангәй кызы бала хәсрәтен дә аз кичерми. Әмма аның сөйкемле йөзенә, нур чәчеп торган күзләренә, яшь кызларныкыдай төз буй-сынына карап, аның никадәр көчле рухлы шәхес булуын танымый мөмкинтүгел. Язмыш сынауларына бирешмәс хезмәт ветеран Зәкия Җерангәй кызы 90 яшлек юбилее белән район җитәкчелеге исеменнән халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Гөлнара Галиәхмәтова район ветераннар советы вәкилә Валерий Сибәгәтов, баллалар һәм туганнары тәбрик итте.