Кәрәкәшлелеләр киләчәккә планнар билгеләде

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

               Кәрәкәшле авылындан бүген узган халык белән очрашуда төп сүз белән  чыгыш тоткан Кәрәкәшле авылҗирлеге башлыгы Альфред  Дәүләтгәрәев 2016 елда  җирлектә башкарылган эшләрне бәян итте.

                Шул исәптән республика программалары буенча да күп эш тормышка ашырылган – торак пунктларның инфаструктурасы шактый төзекләндерелгән. Район башкарма комитетының  беренче урынбасары Зилә  Айтыкина кәрәкәшлелеләрне район тормышы һәм киләчәккә планнар белән  таныштырды. Полициянең  участок  уполномоченные Сергей Ерыганов халыкны закон бозмыйча , тирә-юньдәге вәзгытькә игътибарлы һәм сак яшәргә  чакырды. Җыен күңелле миссия белән тәмамланды  - район советы депутаты Сәгадәтулла Төхбәтуллин шәхси ихатасында 15 баш сыер малы асраучы Фирдәүс Гәрәев гаиләсенә савым аппараты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International