Бәйрәкәдә - шигырь сөйләүчеләр конкурсы
27 гыйнвар көнне, ягъни узган атнаның җомгасында, Бәйрәкә авыл мәктәбендә "Сихри каләм" берләшмәсе тәрбияләнүчеләре белән башлангыч сыйныф укучылары берлектә "Без шигырь яратабыз" дип аталган шигырь сөйләүчеләр конкурсы уздырды. Татар шигъриятенә, туган телгә карата балаларда мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләре булдыру кебек максат һәм бурычлар куелган иде. 2-4 сыйныф укучылары татар шагыйрьләренең һәм үзләре иҗат иткән шигырьләрне яттан сөйләделәр. Чара бик күңелле һәм җанландыргыч үтте. Һәр чыгышны жюри бәяләп барды. Конкурс азагында җиңүчеләр билгеләнде. Укучыларга иҗади уңышлар телибез!
"Сихри каләм" иҗат берләшмәсе җитәкчесе Г.А. Садрутдинова.