Тукай исемендәге җәмгыять базасында аграрчылар тана үстерергә өйрәнде

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Узган шимбә иртәсендә район авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, кырчылык һәм терлекчелек тармагы белгечләре Тукай исемендәге җәмгыять базасына семинар-киңәшмәгә җыйналды.

Беренче эш итеп алар механик остаханәдә булды һәм техника, тагылма агрегатлар ремонты барышы белән якыннан танышты. Көннән-көн якынлашучы язгы кыр эшләре чорында азык базасының язмышы хәл ителә. Ә бу исә бөтен терлекчелек тармагының язмышы дигән сүз.

Чарада катнашучыларның эш көне фермада дәвам итте. Сыерлар торагында, бозаучылыкта булган белгечләр, тана бозаулар үсә торган, башмак таналар тәрбияләнүче корпусларда эш куелышын аеруча ныклап өйрәнде. Көннең икенче өлешендә алар узган 2016нчы хуҗалык елында ирешкән уңышларга һәм куелган югалтуларга анализ ясады.

Семинар эшендә район башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International