Урыссуның күп фатирлы йорт өлкәннәре киңәшмәгә җыелды

2017 елның 12 феврале, якшәмбе

Район башкарма комитетының утырышлар залында күп фатирлы йорт өлкәннәре район башлыгы Рөстәм Нуриев белән очрашты.

Чараның беренче өлешендә район аппараты җитәкчесе Гүзәлия Фәхертдинова 2016 елда шундый эчтәлектәге очрашуларда йорт өлкәннәре җиткергән сорауларның үтәлеше, агымдагы һәм аннан соңгы елларга билгеләнгән бурычлар белән таныштырды. Катнашучылар күтәргән тирә-якны тагын да төзекләндерүгә хас сорауларга җавап тоткан район башлыгы күңелле миссиягә күчте. Рөстәм Нуриев “Лаеклыларга – лаеклы бүләк” район бәйгесендә җиңүчеләргә, шулай ук торак-коммуналь хуҗалыкны камилләштерүдә актив катнашкан йорт өлкәннәренә лаеклы бүләкләрен тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International