Ютазы районы өчен сәламәт кешеләр – төп байлык

2017 елның 17 феврале, җомга

“Электросоединитель” заводы эшчеләре арасында кертелгән сәламәт яшәү рәвеше программасы үтәлеше белән танышу максатында бүген предприятие базасында зур булмаган семинар узды.

Район сәнәгать предприятиеләре һәм дәүләт учреждениеләре җитәкчеләре, җәмәгатьчеләр район башлыгы Рөстәм Нуриев җитәкчелегендә завод цехларында оештырылган үз-үзеңне контрольдә тоту почмакларында булдылар. Хезмәтчеләрнең кан басымнары, гәүдә авырлыклары теркәлеп баручы сәламәтлек көндәлекләре белән таныштылар. Җитәкчеләр скандинавия йөреше сукмагы буйлап йөреп килделәр. Турниклар, борыслар урнаштырылган мәйданда төшке аш вакытында эшчеләрнең спорт белән шөгыльләнгәнен күзәттеләр. Ахырда Рөстәм Нуриев “Электросоединитель” җәмгыяте үрнәгендәге сәламәт яшәү рәвеше программасы калган барлык хезмәт коллективларында да гамәлгә кертү бурычын көн кадагына куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International