Узган атнада дүшәмбесендә “Сихри каләм” берләшмәсенең II төркем тәрбияләнүчеләре (Бәйрәкә авылы мәктәбе укучылары) кабаттан авыл китапханәсе ишекләрен ачып керде. Ә көн Муса Җәлилнең 15 февральдә билгеләп узыла торган туган көненә багышланган иде. Аның тууына быел – 111ел. “Муса Җәлил – каһарман шагыйрь” дип исемләнгән әдәби кичәнең максаты укучыларны шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән тулырак таныштыру, аларда ватанпәрварлык хисләре тәрбияләү, сөйләм телен баету булды. Кичә барышында түгәрәк җитәкчесе Г.А. Садрутдинова Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты белән тулырак таныштырды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыды һәм фикер алышты. Китапханәче Нәсимә Лотфуллина бик кызыклы һәм мавыктыргыч итеп каһарман шагыйрьгә багышланган китап күргәзмәсе белән таныштырды. Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” циклы турындагы һәм шагыйребезнең оныкчыклары Лиза белән Михаил хакындагы сөйләшү укучыларда аеруча да зур кызыксыну уятты.