Балалар иҗаты үзәгенең “Сихри каләм” берләшмәсе (җит. – Садрутдинова Г.А.) тәрбияләнүчеләре Насыйрова Лилия һәм Сабирҗанова Азалия (Бәйрәкә авылы мәктәбе укучылары) 17 февральдә Баулы шәһәрендә үткәрелгән “Бар җырымны илгә багышладым...” I төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Насыйрова Лилия «Каләмен корал итеп», Сабирҗанова Азалия “Муса Җәлил премиясе лауреаты Рафаэль Мостафин хезмәтләрендә каһарман шагыйребезнең тормышы һәм иҗатының чагылышы” дигән темаларга үзләре язган фәнни-тикшеренү эшләрен яклап чыгыш ясадылар. Укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән әлеге конференциядә Насыйрова Лилия I дәрәҗә дипломга, ә Сабирҗанова Азалия катнашучы сертификатына лаек булды. Укучыларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!