“Туган телем – иркә гөлем”

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

2 март көнне,  Урыссу гимназиясендә Балалар иҗаты үзәге каршында эшләүче “Сихри каләм” берләшмәсенең III төркем тәрбияләнүчеләре башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә Халыкара туган тел көненә багышланган “Туган телем – иркә гөлем” дип исемләнгән” чара уздырдылар.  Әлеге күркәм чараның максаты ана теленең бөеклеген күрсәтеп, туган телгә карата ихтирам хисләре уяту, сөйләм телен үстерү иде. Берләшмәдә тәрбияләнүчеләр үзләре һәм танылган татар шагыйрьләре иҗат иткән шигырьләрне сөйләделәр. “Тамчылар” төркеме башкаруындагы татар халкының “Кәрия-Зәкәрия”  җыры, 3б сыйныфы укучылары күрсәткән дәртле татар биюе, 3а сыйныфы укучылары башкарган “Туган телем –татар теле” җыры бәйрәмгә ямь өстәде. Кичә, бергәләп, аягүрә басып,  бөек шагыйребез Г. Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды. Ахырдан чарага үз өлешләрен керткән укучыларга катнашучы дипломнары тапшырылды. Әлеге кичәне оештыруда ярдәм иткән укытучыларга һәм Урыссу гимназиясе администрациясенә рәхмәт белдерәбез. Укучыларга киләчәктә иҗади уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International