Узган җомгада Балалар иҗаты үзәгенең “Сихри каләм” берләшмәсе тәрбияләнүчеләре (Бәйрәкә авылы мәктәбе укучылары) Бәйрәкә авылы китапханәсендә үзләренең авылдаш язучылары Зөлфия Ямаева белән очрашу уздырды. Әлеге чараның максаты балаларда туган телгә һәм туган якка карата мәхәббәт уяту, иҗади сәләтләрен үстерү иде. Башта китапханәче Нәсимә Лотфуллина кыскача гына шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, гәзитләрдән төзелгән күргәзмә белән таныштырды. Шигырь кичәсендә Зөлфия Ямаева белән укучылар арасында җанлы, җылы әңгәмә узды. Шагыйрә үзенең шигырьләрен генә укып калмыйча, балаларга иҗат итү серләрен төшендерде һәм үз киңәшләрен бирде. Ахырдан берләшмәдә тәрбияләнүче һәр укучы үзе язган хикәя һәм шигырьләрен укыды, әсәрләр турында фикер алыштылар. Соңгы сүз итеп Зөлфия Ямаева балаларга иҗади уңышлар теләде, изге теләкләрен җиткерде.
Шигърият кичәсен үткәрүдә ярдәм иткән Бәйрәкә авылы китапханәчесе Нәсимә Лотфуллинага рәхмәтебезне җиткерәбез.
Балалар иҗаты үзәгенең “Сихри каләм” берләшмәсе җитәкчесе Г.А. Садрутдинова.