2 апрельдә башкалабыз Казанда урнашкан Татарстан Язучылар берлеге бинасында узган «Үз юлым – Своя строка» иҗади конкурсының өченче турында “Сихри каләм” берләшмәсе тәрбияләнүчесе (Урыссу гимназиясе укучысы) катнашты.
Бу көнне республикабыз районнарыннан җыелаган конкурсантлар төркемнәргә бүленеп остазлардан мастер-класслар алды. “Сихри каләм” берләшмәсе тәрбияләнүчесе, Урыссу гимназиясенең 8 сыйныф укучысы Алинә Әхмәтова әлеге бәйгедә үзе иҗат иткән “Саф хисләр” исемле хикәясе белән катнашты. Ул алдагы ике турны узып, өченче этапка үтте. Өченче турда конкурсантлар остазлары ярдәме белән тагын бер хикәя иҗат итәргә тиешләр. Алинә язучы Халисә Ширмән төркемендә эшли, онлайн режимда остазы белән аралашып торачак һәм апрель ахырында ул яңа әсәрен жюрига тәкъдим итәргә тиеш.
Алинәгә иҗади уңышлар телибез!