Иске Каразирек авыл җирлеге фермерлары үсеш юлында

2017 елның 7 апреле, җомга

Бүген Иске Каразирек авыл җирлеге территориясендә үз эшчәнлекләрен җәелдергән “Гафиятов” һәм “Котловская” крестьян-фермер хуҗалыкларында семинар-киңәшмә узды.

Әлеге фермерлар үз бизнесларын кырчылык һәм терлекчелек тармагында корсалар да, бу юлы район аграрчылары аларның фермаларында куелган эш тәртибе белән танышты. Район башлыгы Рөстәм Нуриев фермер хуҗалыгы башлыклары Фирдәүс Гафиятов һәм Эльмира Котловская белән якын киләчәккә планнар, асылда, терлекчелек тармагын тагын да киңәйтү максатында каралты-кураларны юридик рәсмиләштерүне тәмамлау һәм аларда капремонт уздыру турында сөйләшү алып барды. Ахырда аграрчылар агымдагы елның беренче кварталында булган җитештерүчәнлеккә анализ ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International