Ютазы районының укучылары лагерьда һәм Кырымда ял итүгә лаек булганнар

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы, Рус милли-мәдәни берләшмәсе, шулай ук Яшьләр мәдәниятләр һәм диалоглар берләшмәсе белән бергә рус теле буенча “Глаголь” олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары өчен профильле смена оештырган.

Смена программасына музыкаль һәм әдәби иҗат, халык-сынлы сәнгать һәм декоратив сәнгать буенча остаханәләр эше, рус теле, дуслык һәм милләтара килешеп яшәү буенча “Зур ачык дәрес” кертелгән. Смена кысаларында ял итүчеләр М. Горький һәм Е. Баратынский музеенда булган, Ф. Шаляпинныңэкспозициясе белән танышкан, рус традицион уеннары һәм күңел ачулары фестивалендә, балалар һәм яшьләр этноколлективлары концертында  катнашкан, балалар шагыйрьләре һәм язучылары белән танышкан.

Профиль лагеренда безнең районнан рус теле буенча олимпидаларның муниципаль этабы җиңүчеләре һәм призерлары – Урыссудагы 3 санлы мәктәптән Анастасия Пройдакова, Урыссу гимназиясеннән Диана Крутова һәм Аделина Ковалева, Бәйрәкә мәктәбеннән Алсу Гомәрова катнашкан. Кырык бала арасында рус әдәбиятыннан шигырь укучылар конкурсында катнашып, Настя Пройдакова җиңү яулаган һәм җәен Кырымда ял итү өчен бүләк сертификатына лаек булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International