Бүген Ютазы районына республиканың күптән түгел билгеләнгән Премьер-министры Алексей Песошин килде.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгат Таһирҗанов озатуында Ютазы районы кырлары өстеннән очып узды. Бәйрәкә авыл җирлеге территориясендә район агропредприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашкан башкала кунаклары Ютазы районында язгы кыр эшләре барышыннан бик канәгать калуларын белдерделәр.