Узган атнаның җомгасында "Сихри каләм" берләшмәсе тәрбияләнүчеләре (Урыссу гимназиясе укучылары) үзләре иҗат иткән әкиятне сәхнәләштерде (җитәкче - Г.А. Садрутдинова). Спектакль агымдагы Экология елына багышланган иде. Әкият авторлары 3б сыйныф укучылары Ибәтуллина Розалия һәм Мөслимова Диана үзләре язган "Табигатьне саклыйк" дип исемләнгән әсәрләрендә үзәккә табигатькә зыян салу проблемасын куялар. Төп геройлар - табигать патшабикәләре аңа ярдәм итәләр һәм урманны уттан коткарып калалар. Укучылар иҗат иткән әкияткә нигезләнеп әзерләнгән спектакльдә, уйнап, яшь буын вәкилләре, Урыссу гимназиясе укучылары Вәкилов Алмаз, Шәрифьянова Динә, Батршина Эльвина, Сәхипгәрәев Камил, Әхмәтҗанов Ансель, Ибәтуллина Розалия, Мөслимова Диана һәм Синагулова Мәликә үзләренең сәхнәдәге осталыкларын күрсәтте. Аларга иҗади уңышлар теләп калабыз!