Район аграрчылары чәчүлекләрне сакларга йөрәнде

2017 елның 19 мае, җомга

 “Уңыш” җәмгыятенең борчак кырында җыелган район авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, баш агрономнар тишелеп чыккан шытымнарны тәрбияләү турында сөйләштеләр.

Асылда, алар үсемлекләрнең рәт араларын тырмалау һәм химик утау турында фикер алышты. Уҗым бодае басуында белгечләр көзге культураларның бүгенге торышы һәм аларга өстәмә сый бирү турында әңгәмә корды. Район советы депутаты Сәгадәтулла Төхбәтуллин кукуруз һәм карабодай чәчү технологиясен һәм аларны тәрбияләү шартларын искә төшерде. Аграрчылар республика программалары буенча тагылма агрегатлар һәм ташламалы бәядән ягулык-майлау материалы юнәтү соравын да көн кадагыннан төшереп калдырмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International