Ютазы районының асрамага бала алган өлкәннәренә һөнәрманнар ярдәмгә килде

2017 елның 19 мае, җомга

Бүген Урыссуның 2 санлы мәктәп базасында асрамага һәм уллыкка бала алган гаиләләр психологлар белән очрашты.

Чарага килгән Бөгелмә шәһәренең әти-әнисез калган балаларны гаиләгә урнаштыруда ярдәм итүче һәм мондый гаиләләргә ярдәм кулы сузучы үзәк белгечләре асрамага һәм уллыкка бала алган әти-әниләр, әби-бабайлар белән күчеш яшенә җиткән үсмерләрнең психологик халәте, тәртибе турында бик җылы һәм дустанә сөйләшү алып барды. Үсмер балалары белән авыр вәзгыять туган өлкәннәр үзләрен борчыган шактый сорауларга җавап тапты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International