«БлагоДарение» хәйрия фонды 2016-2017 елгы уку елында Ютазы район

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

«БлагоДарение» хәйрия фонды 2016-2017 елгы уку елында Ютазы  район балалар думасы әгъзаларына республикабызда дөнья күрә торган “Тылсымлы куллар”  журналына абунә бүләк итте. Думалылар аның һәр санын зарыгып көтә, зур кызыксыну белән укый, “Балалар иҗаты үзәгендә тәрбияләнүчеләр белән дә мавыктыргыч язмаларын бүлешә. Журнал кызыклы мәкаләләр, әдәби әсәрләдән тыш, төрле бәйгеләр үткәрә; кул эшләре, ризык әзерләү тәртипләрен , башваткычлар тәкъдим итә. Ютазы районы балалар думасы әгъзалары «БлагоДарение» хәйрия фондына шундый искиткеч журнал һәм матур мизгелләр бүләк иткәне өчен чиксез рәхмәләрен белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International