Ютазы районы мөселманнары - гает намазында

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

Бүген районның барлык диярлек мәхәлләләрендә дә Ураза гаете узды.

Урыссу бистәсенең үзәк мәчетенә җыйналган мөэмин һәм мөэминәләр алдында вәгазь сөйләгән дин әһеле Исламның – бөтен яктан да камил дин булуын зур горурлык хисе белән тагын бер кат билгеләп узды. Ураза аеның һәр көне зур бәйрәм булуын әйтеп, ул бу чорда эчке әгъзаларның гына тазарып калмавын, адәм баласының күңеле пакълануын да, ураза көннәре белән бергә аның гөнаһлары кимүен дә ассызыклап үтте. Мөселманнарны, изге Рамазан ае тәмамланып, Ураза бәйрәме белән  район советы депутаты Сәгадәтулла Төхбәтуллин тәбрик итте. Ахырда дин кардәшләребез бәйрәм намазына басты. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International