26 июнь көнне Азнакай районында ЗАГС хезмәткәрләренең хөнәри осталык конкурсы узды. Ютазы районыннан бу чарада Әбсәләм авыл җирлеге хезмәткәре Тазиева Ләйсән катнашты. Ул яңа туган балага иң яхшы исем кушучы дип аталган II-нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.