Урыссуның Чкалов паркы балалар тавышыннан гөрләп тора

2017 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Балаларның җәйге каникуллары дәвам итә. Менә инде август аена да аяк бастык. 

Узган чәршәмбедә Чкалов исемендәге балалар паркында”Җәйнең күңелле мизгелләре” дип исемләнгән күңел ачу чарасы булып узды. Үзәкләштерелгән китапханә системасы  хезмәткәрләре әзерләп килгән уеннар кечкенәләрнең күңеленә хуш килде. Алар төрледән-төрле викториналарда катнашты, җиңүчеләр бүләкләргә ия булды. Китап яратучылар өчен дә бу көнне аерым почмак  бар иде. Ата-аналар үзләренең сабыйлары белән бергә кызыклы китаплар белән таныштылар. Әкият геройлары – төлке һәм дракон белән теләгән һәркем фотога төште, практа күңел ачты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International