Республика рәссамнәре күргәзмәсендә – туган җиребез матурлыгы

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

Ютазы районына узган атнада рәссамнәр десанты – Татарстан рәссамнәр берлегенең пленэра-симпозиумында катнашучылар килеп төшүе турында хәбәр итеп өлгергән идек инде. Бүген алар Кече Урыссу авылы мәдәният йортында үз эшләрнең күргәзмәсен оештырды.

Республикадан гына түгел, Россиянең төрле почмакларыннан җыелган рәссамнәрне, күргәзмә белән танышырга килгән район халкын Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев сәламләде. Район мәдәният бүеге начальнигы Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Алсу Хөсәенова рәссамнәрнең һәрберсенә рәхмәт хатлары тапшырды. Рәсамнәр дә җавапсыз калмады – үзләрен колач җәеп кабул иткән район башлыгы Рөстәм Нуриевка, Алсу Хөсәенованың үзенә, хезмәттәше Камил Ибраһимовка һәм аның хәләл җефетенә ихлас рәхмәтләрен белдерделәр. Ил рәссамнәре район башлыгы Рөстәм Нуриевка аның сурәтен бүләк иттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International