“Уңыш” җәмгыяте базасында кичә узган киңәшмәдә район башлыгы Рөстәм Нуриев агросәнәгать тармагы җитәкчеләре алдына нәкъ менә шундый бурыч куйды.
Киңәшмәдә игеннәрне урып-җыю эшләре барышы бәяләнде. Болай да табигать шартлары аркасында соңарып керешелгән уракка куәт өстәү алшарт итеп куелды. Бүгеннән көзге чәчү сроклары керүен күздә тотып, Нуриев бу эшкә дә җитди якын килүне максат итеп куйды. Җитәкчеләр көзге чәчү өчен туфрак һәм симәнә әзерләү турында киңәш-табыш итте. Көн кадагыннан терлекчелек тармагы да төшеп калмады. Бүген җитештерү күләмен саклау өчен малларга концентратлар бирү күләмен арттыру таләп ителә, диелде киңәшмәдә.
- Терлекчелек тармагын үстерми торып, авыл хуҗалыгын үстерү мөмкин түгел, - дип басым ясады Нуриев.
Көндәлек эшләргә багышланган киңәшмәнең күңелле өлеше дә булды – район башлыгы Рөстәм Нуриев фермер Фирдәүс Гафиятовны юбилее белән тәбрик итте. Аңа мактау грамотасы тапшырды һәм уңышлы хезмәт көннәре теләде.